Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыю буенча алдынгы һәм артта калган районнарны атады

2018 елда урып-җыю темплары һәм уңыш күрсәткече буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Аларны Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл х...

2018 елда урып-җыю темплары һәм уңыш күрсәткече буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле.
Аларны Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов атады.
Министр әйтүенчә, урып-җыю барышы тизлеге һәм уңыш күрсәткечләре нык аерылган районнар бар. Ул Тәтеш, Сарман, Зәй, Спас, Алексеевск, Чистай, Әлки районнары алдынгы булуын билгеләп узды. Инвесторлардан “Кызыл Шәрыкъ”, “Агроинвест”, “Ак Барс”, “Агросила” яхшы эшли.
“Урылган ашлык буенча әлегә иң югары күрсәткеч Сарман районында. Анда 85 мең тонна суктырылган. Тәтештә бу күрсәткеч 80 мең тонна тәшкил итә. Бу әле кичәге эшне кушмыйча, димәк, бу санга тагын 3-4 мең тонна өстәргә булыр иде. Зәй районында 80 мең тонна, Алексеевск районында, Буа районында 70 шәр мең тоннадан артык, Чистайда 65 мең тонна”, - дип әйтте министр.
Марат Әхмәтов инвесторлар арасында иң зур күрсәткеч “Агросила”да булуын әйтте. “Иң зур уңыш та аларга карый. Алар соңгы 5 елда игенчелекне камилләштерү буенча системалы, инновацион төстә эшлиләр. Бу аларның нәтиҗәләрендә чагылыш таба. 90 процентка якын сөрүлеге “Агросила”да эшкәртүдә булган Зәй районында уңыш гектарыннан 40 ц тәшкил итә. Бу әле агымдагы елның һава шартлары ягыннан бик үк кулай булмавына карамастан. Өстәвенә, май, июнь, июльдә вегетация чорында Зәйдә явым-төшемнәр республика буенча уртача күрсәткечтән азрак иде. Игенчелектә югары культуралар, эшне яхшы оештыру хәтта бик үк уңышлы саналмаган елда да менә шундый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде ул.
Министр Актанышта уңыш гектарыннан 37 центнер чыгуын, анда да явым-төшемнәр республика буенча уртача күрсәткечтән кимрәк булуын әйтте. “Тәтеш, Сарманда уңыш күрсәткече гектарыннан 36 центнердан гыйбарәт. Нурлат, Тукай районнарында ул 35 ц тирәсе”, - диде.
Марат Әхмәтов Менделеевск, Әгерҗе, Питрәч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Баулы, Алабуга районнары “кара исемлек”тә булуын әйтте. Аның әйтүенчә, аутсайдер районнарда иң яхшы хуҗалыклар да район буенча уртача күрсәткечтән әллә ни алда түгел. “Әгәр дә инде алар гектарыннан 20-22 центнер уңыш җыя икән, без бу районнарда беркемне дә мактый алмыйбыз. Без әле иң элек көзге культураларны җыябыз бит. Алардан да 3 тонна җыя алмасаң, бу инде бик начар”, - ди ул.
“Кызганыч, районнар, хуҗалыклар арасында аерма бик зур. Нинди генә өйрәтү, инновацион чаралар үткәрмибез, югыйсә. Киләсе елда товар җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен, республика бюджетыннан модернизация программасын тагын да куәтләндерү нияте бар”, - диде Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, бу чаралар авыл хуҗалыгы техникасының бер өлешен чикләүләрсез дә субсидияләү өчен яхшы булыр иде.
 
https://tatar-inform.tatar/

 
Фото: Салават Камалетдинов

Комментарийлар