Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов Татарстан игенчеләре яхшы уңыш җыйды, дип бәяләде

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан игенчеләре җыеп алган 4 млн тонна ашлыкны бик яхшы уңыш дип бәяләде. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, аңарда Татарстанның аграр ведомств...

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан игенчеләре җыеп алган 4 млн тонна ашлыкны бик яхшы уңыш дип бәяләде. 
Ahmetov
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, аңарда Татарстанның аграр ведомство башлыгы буларак, әлеге күрсәткечләрдән “зур канәгатьлек хисе” булмаса да, һава шартларын да истән чыгарып булмый.
“Игенчелек елы нәтиҗәләреннән кәеф начар түгел. Әлбәттә, тулаем канәгатьләнү хисе юк. Яз бик яхшы килде, уҗымнар әйбәт торышта иде. Язгы кыр эшләре барышында быел уңыш җыюда рекорд куярбыз, дип уйлаган идек. Әмма һава торышы без көткәнчә булмады, шундый җәй 2010 елда килгән иде. Бу юлы без дым запасы булу һәм тукландыру бәрабәренә хәлдән чыктык. Һәм 4 млн тонна – бу бик әйбәт уңыш. Әле бит бу кукуруз күләменнән башка, ул безнең 300 мең тонналап булыр. Быелгы ел өчен бу әйбәт нәтиҗә. Без бик нык тырыштык, рекордлы уңыш алу өчен барысын да эшләдек. Тик һава торышы үзен сиздерде. Зыянлы түгел, шушындый һава торышы шартларында эшләп уңыш алырга өйрәнербез”, - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар