Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов Казанда узган “Көзге шаярулар бәйрәме”ндә катнашты

«Аграрийларда кунакта» кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары бүген Казанда Игенчеләр сарае янында “Көзге шаярулар бәйрәме” белән дәвам итте. Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР а...



«Аграрийларда кунакта» кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары бүген Казанда Игенчеләр сарае янында “Көзге шаярулар бәйрәме” белән дәвам итте.


clipboard59
 

Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Вице-премьер, бәйрәмнең башка кунаклары кебек үк, төрле күңел ачу уеннарында катнашты, тәм-томнан авыз итте. Бәйрәмгә килүчеләр уктан аттылар, үз куллары белән “бәхет” акчасы чокыдылар, төрле чараларда катнаштылар. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә мавыгырлык чаралар җитәрлек иде. Концерт программасында республиканың иҗади коллективлары һәм Казан дәүләт аграр университет студентлары чыгыш ясады.
Кызыксынган кешеләр кошларга җимлекне үз куллары белән ясап, бәйгедә катнашты. «Кыш җитү белән кошлар турында кайгырту мөһим – аларны ашатырга кирәк. Шуңа да шушындый бәйге оештырдык, катнашучылар шактый булды», – диде "Татмелиоводхоз" идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин.
Аның фикеренчә, шушындый чаралар шәһәр кешеләре өчен кирәк. “Кешеләр ял итә белергә тиеш. Казанда гына түгел, Татарстанның төрле районнарныда күпме парк-скверлар булдырылды. Искеләре төзекләндерелде. Әлеге максаттан миллиард сумнан артык акча бүленде. Халык өчен ял итү урыннары бу һәм анда кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. Яңадан нәтиҗәле эшләү өчен энергия бирә торган урыннар булырга тиеш алар», – дип билгеләп үтте М. Хисмәтуллин.
Биредә күңелле генә түгел, файдалы чаралар да оештырылган иде. Мәсәлән, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге үзәге филиалы чатырында үсемлекләрне корткычлардан саклауның куркынычсыз юлларын өйрәттеләр. “Иң мөһиме – бүген химия кулланмый гына уңыш алып булуын кешеләргә аңлату”, – диде  Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең  Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Полях.
Шунысын да әйтергә кирәк, чатыр лаборатория тычканнары белән балаларны да кызыксындырды. Алар кулларында тотып карарга яраган тычканнарның фән өчен файдасы турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
Казан дәүләт аграр университеты чатырында ачык ишекләр көне үтте. Анда авыл хуҗалыгы азык-төлеге, бакчачылык, виноград үстерү серләре турында кызыксындылар.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле призлар уйнату булды.Төп бүләк - Татарстан шифаханәләренең берсенә путевка.
«Аграрийларда кунакта» чараларын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстан агросәнәгать комплексы оештыра.

http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар