Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Кичә, 9 сентябрь көнне, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.Шул уңайдан, Марат Әхмәтовның котлавы:“Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!Сезн...
Кичә, 9 сентябрь көнне, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Шул уңайдан, Марат Әхмәтовның котлавы:
“Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Сезне ихлас күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәме белән котлыйм!
Сез икмәк үстерәсез, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле авыл хуҗалыгы азык-төлеге җитештерәсез. Кешегә яшәр өчен кирәк булган ризык сезнең көч белән җитештерелә. Шуның белән бергә елдан -елга хезмәт җитештерүчәнлеген күтәреп, продукциянең сыйфатын арттырасыз.
2016 елда республика игенчеләре 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге, 380 мең тонна яшелчәләр җыю планлаштырыла. Быел көнбагыш, бөртеккә кукуруз һәм рапс җитештерү программасын тормышка ашыру каралган.
Татарстан – Россия Федерациясе төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча лидер булып тора. Безнең республика – илнең иң “сөтле” субъекты: һәр елны 1,8 миллион тонна сөт һәм 500 меңләп тонна ит җитештерә. Хәзер алда торган төп бурыч – терлекләрнең баш санын саклау, терлекчелек продукцииясен арттыру.
Республика халкы сезнең тырыш хезмәтегез бәрабәренә авыл хуҗалыгы ризыклары белән яхшы тәэмин ителеп килә. Казанда һәм республика районнрында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп үтә һәм анда килүчеләр саны арта бара.
Сез төрле формадагы - авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эре агрохолдинглар, крестьян-фермер яки үз шәхси хуҗалыгыгызда хезмәт куясыз. Һәм барыгыз да дәүләт ярдәме булган программаларны тормышка ашыручылар, күз алдында масштаблы инвестиция проектлары эшләнә, агропромышленность комплекслары яңартыла, илнең азык-төлек запасы булдырыла.
Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм Татарстанны, илебезне чәчәк аттыруда яңа хезмәт уңышлары телим. Сез аерым котлауларга лаек, икмәк үстерүчеләр - туендыручылар алар”.

Комментарийлар