Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренең казанышларын билгеләп үтте

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы белән танышу өчен республиканың Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында булды, дип хәбәр ит...

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы белән танышу өчен республиканың Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
4KTuPeMPx4w
Министр Питрәчтә районы башлыгы Эдуард Дияров озатуында кырларны өстән, очкычтан күзәтте, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Район җитәкчесе язгы кыр эшләре барышы турында сөйләде. "Район буенча сабан культураларын чәчү 26,7 мең гектарда башкарылган, бу ниятләнгән мәйданның 71 процентын тәшкил итә. Орлык кукурузы 2 мең гектарга, рапс 6 мең гектарга чәчеләчәк. 2,2 мең гектар мәйданга көнбагыш чәчү эшләре төгәлләнгән", - диде Эдуард Дияров.
Марат Әхмәтов Балык Бистәсе районында көзге бодай кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министрны район башлыгы Илһам Вәлиев озатып йөрде.
"Көзге культуралар яхшы хәлдә. Элек районда проблемалар бар иде. Соңгы өч елда уңай үзгәрешләр күзәтелә, хезмәтчәннәр эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләре бар", - дип ассызыклады министр.
Балык Бистәсендә чәчү эшләре барышы турында район башлыгы сөйләде. "Аграрийлар мәйданның 70 процентына - 37,3 мең гектарында эшләрне төгәлләде. Бәрәңге утырта башладык. «Зюзино» агрофирмасы, «Ананьев», «Габитов» крестьян-фермерлык хуҗалыклары бөртекле культураларны чәчү эшләрен 9 майга кадәр төгәлләде", - диде Илһам Вәлиев.
Марат Әхмәтов районда яшәүчеләрнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга ярдәм итү турындагы сорауларына җавап бирде.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар