Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеевск шәһәрендә «СМИ: современно, модно, интересно» дигән чара үтте

Әлеге кызыклы чара югары сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Кичә шәһәр администрациясе, мәгариф идарәсе һәм «Менделеевские новости» газетасы белән берлектә үткәрелгән. Шуны да әйтеп үтәсе килә, әлеге очрашу шәһәр башлыгы инициативасы белән оешытырылган. Чарада «Идел» журналы, «Менделеевские новости» газетасы, «Мәйдан» журналының презентацияләре күрсәтелде. «Менделеевск туристический» туган якны өйрәнү музееннан күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар өчен «Юность» кинотеатрыннан интерактив фотозонасы оештырылган иде. Менделеевск районы башлыгы Радмир Илдар улы Беляев, Менделеевск районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Габсәләм улы Нәҗипов әлеге чарада катнаштылар. Район башлыгы Радмир Беляев килгән кунакларны, укучыларны сәламләп, аларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Балалар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. 

 

Галерея

Комментарийлар