Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадыштагы Питрау бәйрәменә 35 фольклор коллектив чакырылган

14 июльдә 19нчы тапкыр узачак Питрау бәйрәмендә Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар җыелачак. Бу хакта "Туганайлар" газетасы хәбәр итә. Фото: архив/Илнар ТөхвәтовП...

14 июльдә 19нчы тапкыр узачак Питрау бәйрәмендә Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар җыелачак. Бу хакта "Туганайлар" газетасы хәбәр итә.
0159-1 Фото: архив/Илнар Төхвәтов
Питрәч, Теләче, Чиләбе өлкәсе Париж авылыннан, Кукмара, Башкортостан республикасы Бакалы районы, Зәй, Менделеев, Балык Бистәсе районыннан килгән коллективлар импровизацияләнгән "Керәшен авылында" үз йортларына, ишегалларына чакыралар.
Тырлау аланында фестиваль кунагы татар эстрадасы йолдызлары чыгышын карый һәм керәшен җырларын тыңлый алачак. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Алина Даутова, Марина Карпова, Ришат Фазлыяхмәтов, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина, шулай ук “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышлары көтелә.
Яшьләр дискотекасында Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Вилдан Villi, Альберт Нурминский һәм Фәрит Низамиев чыгыш ясаячак.
Кайбер мәгълүмат чараларында бәйрәмгә Надежда Кадышева киләчәк дигән хәбәр таралды. "Туганайлар" газетасы бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтә.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар