Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта узган фестивальдә тукайлылар гадәти булмаган чана белән шаккатырды

Узган ялларда Мамадыш шәһәрендә ел саен уздырыла торган «SunnyFEST-2018» креатив чаналар фестивале үтте. Фото: tukai-rt.ruТукай районын әлеге ярышларда «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте тәкъдим итте. Аларның ч...

Узган ялларда Мамадыш шәһәрендә ел саен уздырыла торган «SunnyFEST-2018» креатив чаналар фестивале үтте.
0178 Фото: tukai-rt.ru
Тукай районын әлеге ярышларда «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте тәкъдим итте. Аларның чанасы Убырлы карчыкның тавык тәпиле йорты итеп ясалган иде, дип яза "Якты юл" газетасы.
Салкын, җилле һава торышыннан да курыкмыйча, тукайлылар үз командалары өчен җан атып торырга Мамадыш шәһәренә барып кайтты. Һәм тау кадәрле яхшы кәеф, яхшы эмоцияләр җыйды.
Фестивальдә кышкы салкыннарда иң кирәкле товар – киез итекләр, шулай ук кайнар чәй, челтәрләнеп пешкән тәбикмәкләр, төрледән-төрле сувенирлар һәм башка әйберләр сату урыннары оештырылган иде. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләде. Фестиваль әле үсешенең башлангыч юлында гына булса да, ул үзенең иҗадилыгы, яңа идеяләр күплеге белән шаккатырды, дип билгеләп үтте тукайлылар.

Комментарийлар