Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта «SUNNYФЕСТ» фестиваленә 7 меңнән артык турист килүе көтелә

Бу ялларда Мамадыш шәһәрендә «SUNNYФЕСТ» бөтенроссия чаналар фестивале уза.Анда бөтен Россиядән 7,5 мең турист киләчәк. Бу турыда фестивальне оештыручы Айнур Әгъләмов хәбәр итте.«Быел 4,5 мең тамашачы...


Бу ялларда Мамадыш шәһәрендә «SUNNYФЕСТ» бөтенроссия чаналар фестивале уза.

Анда бөтен Россиядән 7,5 мең турист киләчәк. Бу турыда фестивальне оештыручы Айнур Әгъләмов хәбәр итте.
«Быел 4,5 мең тамашачы-турист көтәбез, бу узган елга караганда 2,5 тапкыр күбрәк.15 мең кеше яши торган зур булмаган шәһәрдә кышкы фестиваль өчен бу бик яхшы күрсәткеч», — дип сөйләде чараны оештыручы Алексей Кокурин.
Фестивальдә ктанашу өчен Татарстаннан һәм Россиядән 37 команда гариза биргән, тагын икесе карала. Узган еллар белән чагыштырганда, катнашучылар саны буенча абсолют рекорд куела.
Фестиваль өченче ел үткәрелә, быел ул бөтенроссия статусына ия булды.
Катнашучыларны бәяләгәндә чаналарның кызыклы төзелешенә, креатив экипировкасына, шулай ук чаналарның күпме юл узуларына һәм тизлегенә игътибар ителәчәк.
Фестивальне Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе, Мамадыш районы советы һәм башкарма комитеты, Event&Travel «Путешествие в прошлое» агентлыгы оештыра.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179382/

Комментарийлар