Мамадышта “Керәшен чибәре-2016” билгеле булды
Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004 елдан бирле үткәрелүче “Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән керәшен халкының йөзек кашына әверелде. Фотолар: https://vk.com/kryashennarБыел әлеге бәйгедә 10 сылу кыз ка...
Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004 елдан бирле үткәрелүче “Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән керәшен халкының йөзек кашына әверелде.
Фотолар: https://vk.com/kryashennar
Быел әлеге бәйгедә 10 сылу кыз катнашты. Кызлар “Иң яхшы җыручы”, “Иң яхшы биюче”, “Иң сөйкемлесе”, “Традицияләрне белүче”, “Иң яхшы костюм”, “Иң җор телле”, “Керәшен тарихын белергә омтылучы” һәм “On-line чибәре” номинацияләрендә көч сынашты.
Жюри әгъзалары арасында Геннадий Макаров, Рузилә Шәймәрданова, Альбина Әбсәлямова, Марат Баязитов, Мария Насыйбуллина, Марина Карпова, Борис Николаев булды.
2016 елның “Керәшен чибәре” итеп Яшел Үзән кызы Татьяна Ефремова танылды. Ул күчеп йөрүче таҗ һәм акчалата бүләккә ия булды.
Мамадыштан Алиса Исакова исә “Иң сөйкемле” керәшен кызы номинациясендә җиңү яулады. Икенче урынны - Казаннан Юлия Дувалова, өченче урынны Сарманнан Лиана Антонова яулады. Жюри әгъзасы Геннадий Макаров фикеренчә, узган елларга караганда быел кызларның әзерлеге югарырак булган.

Комментарийлар