Мамадыш районында бер шомырт агачында кузаклар үсә башлаган
Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында 15 еллап ак чәчәкләре, җимеше белән куандырган шомырт агачы быел да май аенда ак чәчәккә күмелеп утырган.Тик чәчәк таҗлары коелганнан соң, шомырт урынына – куза...
Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында 15 еллап ак чәчәкләре, җимеше белән куандырган шомырт агачы быел да май аенда ак чәчәккә күмелеп утырган.
Тик чәчәк таҗлары коелганнан соң, шомырт урынына – кузаклар үсә башлаган. Аларның эре дигәннәре 4-5 сантиметр озынлыкта, кузагыннан шомырт тәме килә.
Әлеге гаҗәеп күренеш күпләрне шаккатырган. Бу шомырт янәшәсендә үскән тал белән серкәләнеп шушындый табышмак "туган"мы, әллә башка сәбәпме – анысы билгесез.
Комментарийлар