Маллар өчен махсуc мобиль кушымта уйлап табылган
Малларны контрольдә тотар өчен яңа мобиль кушымта уйлап табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Рушан Ибраһимов бәян итә. Фото: Салават КамалетдиновАның с...
Малларны контрольдә тотар өчен яңа мобиль кушымта уйлап табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Рушан Ибраһимов бәян итә.
Фото: Салават Камалетдинов
Аның сүзләренчә, проектны “Агроинновации” оешмасы финанслый, аның составына IT-парк та керә. “Әлеге юнәлештә эшләр инде күптән алып барылган, әмма ныклап торып бу системаны быел гына тормышка ашыра башладык”, - диде Р.Ибраһимов. Ул билгеләп үткәнчә, мобиль кушымта рәвешендә эшләнелгән системаны Әлмәт районында тест рәвешендә сынап карыйлар.
Система малның тууыннан алып, файдаланышка яраксыз булганчыга кадәр яшәү аралыгын үз эченә ала. “Без малның технологик картасын теркибез. Анда мал тугач ук аңа нинди процедуралар үткәрелергә тиешлеге язылып куела. Малның билгеле бер яше җитеп, ул авырлык җыйганнан соң, гадәттә таналарны аталандырырга кирәк. Кушымтада исә трегерлар бу хакта маллар белән эшләүченең исенә төшерәчәк. Тана аталанганнан соң, шулай ук технологик картага кертелә. Системаның максаты — хайванның мөмкин кадәр сәламәт булуын тәэмин итү һәм әгәр дә инде сөт җитештерү белән шөгыльләнәбез икән, мөмкин кадәр күбрәк сөт савып алу”, - ди проект җитәкчесе.
Бу чаралар барысы да гамәлгә ашырлганнан соң, белгечләргә бары шул техник карта буенча эшләргә генә кала. Белгеч малга нинди процедура уздыруын кәрәзле телефонында урнаштырылган кушымтада билгеләп куя. “Шулай ук кушымта чараларның кайда башкарылганын да картада билгеләп куя. Кайчагында фото яки видео теркәү сорарга мөмкин. Мисал өчен, сыер үле бозау китерде дип, еш кына ферма мөдирләре аны урлый. Бу очракта исә андый гамәлләр кылып булмаячак”, - дип аңлатты Рушан Ибраһимов. Кайсы хезмәткәрнең ни рәвешле эшләвен җитәкче дә шул рәвешле белеп тора алачак. Хуҗалыкның күрсәткечләре дә күз алдында тора, дип аңлатты әңгәмәдәшебез.
Система үзе якынча 100 мең сум тора. Бюджетның күп өлеше чипларга, колакларга беркетә торган беркетмәләргә, паспортларга китә. “Без хәзер бу системаны мөмкин кадәр арзанайту өстендә эшлибез. Чит илләрдә мондый технологияләрне инде күптән кулланалар, әмма алар башка юнәлештә эшли. Без исә аны Россия чынбарлыгына яраклаштырдык”, - ди Рушан Ибраһимов.

Комментарийлар