Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәптә – «Беренче театр»

Без, журналистлар, Чаллы мәктәпләрен нинди дә булса бер үзенчәлекле ягы белән кабул итәбез.

Кайсы – абунәчеләр (матбугатка язылучылар) саны буенча җиңүче була, кайсы – татар теленә зур игътибар бирә, кайсыдыр мәктәпне биючеләре белән истә калдырасың, кайсын – КВН командасы белән. Ә менә Замелекесье бистәсендә урнашкан 39нчы мәктәпнең күңелгә килеп керүе... театр белән бәйле. Әйе-әйе! Инде ничәнче ел рәттән безне мәктәпкә театр карарга чакыра алар. 

Быел да Тукайга багышланган «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип аталган чарада Галиәсгар Камалның данлыклы «Беренче театр»ын тамаша кылдык без. 

Миңа калса, «Беренче театр», бер гасыр элек барган вакыйгаларны чагылдырса да, уйнар өчен дә, карар өчен дә кызыклы. Сюжеты гына да нинди бит – иске карашлы Хәмзә бай (бай ролен бик оста итеп Сабирҗанов Рияз башкарды) татар дөньясына «театр» дигән сәнгать төре кереп килүе белән һич килешә алмый урамда дулап йөргәндә, аның гаилә әгъзалары (кызлары-кияүләре) бер-бер артлы театрга китә. Автор шул заманның нинди генә кызыклы типажлары белән таныштырмый безне. Яңалыктан читтә калырга яратмаган Вәли (Шәрифуллин Сәет), иркә бикә Гафифә (Садертдинова Ләйлә), кыю табигатьле Факиһә (Әгьләмова Наилә), хатын сүзеннән чыга алмаган йомшак холыклы Хәбибрахман (Гыйлметдинов Сәлим), беркатлы асрау кыз Биби (Мусина Азалия), Фатих (Сафиуллин Ислам). Иң кызыгы – укучылар шушы вакыйгаларны һәм, әлбәттә, образларын да шулкадәр дөрес күз алдына китергәннәр, шулкадәр яратып башкардылар ки... Килгән кунаклар, укытучылары өчен генә түгел, зал тутырып утырган яшьтәшләре өчен дә кызык тоелгандыр спектакль. Кыскасы, 39нчы мәктәпнең яшь артистлары чыгышын бер генә сүз белән – шәп дип бәяләп, җитәкчеләре – Миләүшә ханым Хантимерова рәхмәт әйтәсе килә.  

Сүз уңаеннан шуны да әйтик – татар театрлары бер генә түгел, икәү икән 39нчы мәктәптә. Башлангыч сыйныфларда Гөлия ханым Лотфуллина җитәкчелегендә курчак театры да эшләп килә.

– Без тамашаларыбызны тирә-юньдәге балалар бакчаларында күрсәтәбез, – дип сөйли Гөлия ханым. – Конкурсларда катнашу теләге дә бар, әлбәттә. 

Конкурс дигәннән, шәһәр мәгариф идарәсенең баш белгече Наилә ханым Миначева бүгенге артистларны республикакүләм «Сәяр» театр фестивалендә катнашып, финалга чыгулары, призлы урын алулары белән тәбрикләде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Чаллының 39нчы мәктәбе, гомумән алганда, татар мәктәбе саналмый, әмма анда милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Бу мәктәпнең татарлар аеруча күп яшәгән «Замалекесье» бистәсендә урнашуы белән дә бәйледер, әмма төп сәбәп, әлбәттә, мәктәп җитәкчелегендә. 

«Безнең мәктәп директоры Илһам Ирек улы Төхфәтуллин – милли җанлы җитәкче, – диләр 39нчы мәктәп укытучылары. – Нинди генә башлангыч булмасын, ул аны дәвамлы итәргә тырыша». 

– Балаларны татар теле, әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксындыруның төрле юлларын эзлибез, – дип сөйләде Илһам Ирекович үзе дә.

Театр – шуларның берсе инде. Шушы ук театр юнәлешендә дә хыяллары зурдан әле Илһам Төхфәтуллинның – Замелекесье бистәсендә урам театры оештырасы килә аның. Бик кызыклы идея!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Комментарийлар