Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп марафоныннан соң уйланулар

Туган якларыма – Түбән Камага кайткач, мин, татар җанлы җәмәгать эшлеклесе буларак, Түбән Кама шәһәрендәге мәктәпләрдә очрашулар оештырмый кала алмыйм.

Хәер, миңа гына хас гадәт түгел инде бу. Безнең штабка 150ләп активист йөри, алар һәрберсе, һәр көз саен, илнең төрле почмакларына таралып, мәктәпләрдә очрашулар оештыра. Башта әле бу очрашуларга штабның координацион советында әзерләнәбез, кайбер темаларны алдан ук анализлыйбыз. Кыскасы, менә шундый кызыклы система бездә.

Инде быелгы очрашулар турында әйтеп китим. 30лап уку йортында булдым мин. Түбән Камада слесарь, электрик, эретеп ябыштыручылар әзерли торган көллиятләрдә дә булырга насыйп булды, химия-технология институтында, гуманитария көллиятендә, финанс-юридик көллияттә һәм башка күп кенә уку йортларында. Милли темаларга да сөйләштек, тарихи шәхесләребез – башлыча Фикрат Табиев, аның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен төзүгә керткән өлеше турында да сөйләп киттем.

Күптән түгел 34нче чуваш гимназиясендә дә булырга туры килде. Биредә чуваш, татар, рус, инглиз телләрен укыту тиешле югарылыкка куелган икән, шунысы сокландырды. Кызганыч, күп мәктәпләрдә бу алай түгел бит.

Мондый уңай күренешләр башлыча җитәкчелекнең уңай мөнәсәбәте белән дә бәйле дип аңлыйм. Түбән Кама шәһәре хакиме Рамил Муллин, мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Гарифуллиннар белән очрашулар вакытында аларның мәгариф тармагындагы проблемаларга битараф булмавына, һәр директорны исемләп белүләренә сокланып утырдым мин. Һәм күңелдә Түбән Камадагы мәгариф тармагы өчен тынычлык уянды.

Әмма, гомумән алганда, мине мәгариф системасындагы күп проблемалар борчый, билгеле. Беренче чиратта укытучыларга мөнәсәбәт. Ул, йомшак итеп әйткәндә, дөрес түгел. Бүген балаларның бер зур өлешен мәктәпкә кыйммәтле чит ил машиналарында китерәләр, һәм бу гаиләләрнең байлык дәрәҗәсе, укытучыныкыннан, билгеле, югарырак була. Алай гынамы – күп кенә гаиләләрдә әти-әни тарафыннан укытучы хезмәте турында саксыз сүзләр дә әйтелә. Кыскасы, укытучының абруе көннән-көн төшә. Һәм бу укытучы белән укучы арасындагы күп кенә конфликтларның нигезендә ятарга мөмкин. 

Икенче проблема – белем бирү системасында феминизациянең киң колач җәюе, ягъни укытучылар коллективларының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүе. Бу – мәгариф өлкәсендә хезмәтнең чагыштырмача түбән бәяләнүе белән бәйле инде, беләсез. Бүген мәктәптә ике генә вазыйфада ир-атларны очратып була – директор һәм физрук вазыйфаларында. Ир-атлар булмаган мәктәпне тулы булмаган гаиләгә тиңләүчеләр бар. Һәм бу дөрес тә бит!

Бүген инде гаиләләрнең дә зур күпчелеге әтисез. Ата-аналар җыелышына да күбесенчә әниләр йөри. Димәк, тәрбия белән нигездә хатын-кызлар шөгыльләнә.

Тик ир-атларның аз булуы да ярты гына проблема, диләр мәктәптә.Тагын бер проблема – предмет укытучылары җитешмәү. Мәктәпләр математика, физика, рус теле укытучыларыга кытлык кичерә.

Бүген яшьләрнең китап укырга яратмавы – тагын бер проблема. Һәм мөһим проблема – чөнки зәвык та, рухи байлык та, бүген аеруча актуаль булган ватанпәрвәрлек тә нәкъ менә китаплар, мәгънәле нәфис фильмнар, театр аша тәрбияләнә.

Әлбәттә, болар бер көн эчендә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Әмма без аларны исәпкә алырга тиеш. Һәм тормышны азмы-күпме уңай якка үзгәртергә тырышырга.

 

Рөстәм Ямалиев, җәмәгать эшлеклесе,

Мәскәүдә татар һәм төрки халыкларның милли конгресс җитәкчесе .

Комментарийлар