Логотип «Мәйдан» журналы

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?

Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәр...

Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
 
Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.
Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.
Җиңү көнен – 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
12 июнь — Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.
 
http://www.tatar-inform.tatar

Комментарийлар