Логотип «Мәйдан» журналы

Май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингы төзелгән

Май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингы төзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Tvil.ru сайтына сылтама белән хәбәр итә.Рейтингның беренче баскычын Санкт-Петербур...

Май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингы төзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Tvil.ru сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Рейтингның беренче баскычын Санкт-Петербург шәһәре били, анда торак арендалау бәясе тәүлегенә уртача 3,1 мең сум тәшкил итә.
Икенче урында – Севастополь (2,6 мең сум), өченчедә – Казан (3,2 мең сум), дүртенчедә – Мәскәү (4,2 мең сум), бишенче урында – Ярославль (2,8 мең сум).
Сервис мәгълүматлары буенча, туристлар торакны 2-4 көнгә арендалый. Кунаклар гаилә белән яшәү өчен тәүлегенә 2,6-4,2 мең сум сарыф итәргә әзер. Рейтингка курортлар кертелмәгән.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184177/

Комментарийлар