Логотип «Мәйдан» журналы

Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Гамил Афзалга багышланды

Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалга багышланды. Очрашуның темасы “Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә яшәгән Татар шагыйрьләре” дип билгел...

Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалга багышланды. Очрашуның темасы “Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә яшәгән Татар шагыйрьләре” дип билгеләнгән иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Магнитогорскидагы
Очрашуда шагыйрьләр Гамил Афзалның һәм Басыйр Рафиковның тормышы һәм иҗаты турында чыгыш ясадалар, аларның шигырьләрен укыдылар.
Очрашуда Гамил Афзалның туганы Сания Хәсәнова (Абзалова), аның улының гаиләсе, шулай ук Валерий Афзалов катнашы. Алар гаилә архивыннан фотолар алып килгән, истәлекләр белән уртаклаштылар.

  • Гамил Гыймазетдин улы Афзалов — күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1996) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.


Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183393/

Комментарийлар