Логотип «Мәйдан» журналы

Магнитогорскида җимерекләр арасыннан һәлак булган 19 кешене алганнар

Магнитогорскида торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан тагын бер кеше мәетен табып алганнар. һәлак булучылар саны 19 булган. Бу хакта "РИА Новости"га Россия Гадәттән тыш хәлләр минист...

Магнитогорскида торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан тагын бер кеше мәетен табып алганнар. һәлак булучылар саны 19 булган. Бу хакта "РИА Новости"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Коткаручылар җимерекләр арасыннан тагын бер кеше мәетен чыгарды", - диелгән матбугат хезмәтендә хәбәрендә.
Һәлак булганнар саны 19 кешегә җиткән.

  • 31 декабрьдә иртән газ шартлау нәтиҗәсендә Магнитогорскида Карл Маркс урамындагы 164нче йортның бер подъезды ишелә. Анда 120 кеше яши торган булган. Янәшәдәге подъездлардан да уннарча кеше чыгарылган. Биш кеше шунда ук хастаханәгә озатылган. Бер тәүлектән соң 10 айлык бала табылган. Күпсанлы җәрәхәтләр алган бала Мәскәүгә озатылган.


Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 22 кешенең язмышы билгесез кала.
Россия Тикшерү комитеты фаразлавынча, һәлакәт сәбәбе - көнкүреш газы шартлау.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178199/

Комментарийлар