Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге Халыкара бәйгегә әзерләнәләр
16 февраль көнне Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Рәхимкулов исемендәге V Халыкара вокалчылар бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни авономиясе хәбәр итә.К...
16 февраль көнне Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Рәхимкулов исемендәге V Халыкара вокалчылар бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни авономиясе хәбәр итә.
Конкурста 11 яшьтән алып катнашырга мөмкин. Җырчыларны, яшьләренә карап, берничә төркемгә бүлеп бәяләячәкләр.
![](https://pp.userapi.com/c846120/v846120565/181231/wxaZxj9sE0s.jpg)
Узган елгы конкурста Пермь, Троицк, Магнитогорск, Уфа, Чиләбе, Казахстан, Татарстан, Удмуртия вәкилләре катнашкан. Барлыгы 60тан артык җыр башкарлыган. Гран-прины Алабугадан Ләйсән Рәхимова яулаган булган.
Бәйгенең максаты - татар җырын, татар халкы җыр сәнгатен пропагандалау һәм Габдулла Рәхимкулов исемен мәңгеләштерү.
Комментарийлар