Логотип «Мәйдан» журналы

М7 трассасында үзгәрешләр көтелә

РФ премьер-министры Дмитрий Медведев 2 августта территориаль планлаштыру схемасында үзгәрешләр турындагы 1610-р номерлы карарны имзалады.Аның буенча, М7 трассасы реконструкциясе кысаларында Чаллы һәм...

РФ премьер-министры Дмитрий Медведев 2 августта территориаль планлаштыру схемасында үзгәрешләр турындагы 1610-р номерлы карарны имзалады.
Аның буенча, М7 трассасы реконструкциясе кысаларында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп уза торган юл барлыкка киләчәк. Документтан күренгәнчә, әлеге юл төзелеше Мамадыш, Түбән Кама, Тукай һәм Зәй районнарына кагылачак.
Транспорт министрлыгына шуңа кагылышлы үзгәрешләрне картага кертергә дигән йөкләмә бирелде.
Исегезгә төшерәбез, территориаль планлаштыру схемасы биш ел элек расланган иде. "Транспорт системасын үстерү" дәүләт программасы белән М-7 трассасы төзелеше һәм реконструкциясе каралган (Мәскәү  — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа).
 
Фото: https://news.mail.ru

Комментарийлар