Лубян урманчылыгында урман әзерләү машиналары операторлары арасында ярышлар булды
Татарстанның Лубян урманчылыгында “Амкодор” маркалы урман әзерләү машиналары операторлары арасында ярышлар уздырылды. Харвестер һәм форвардер операторларының ярышларында 7 урман хуҗалыгы үз командасын...
Татарстанның Лубян урманчылыгында “Амкодор” маркалы урман әзерләү машиналары операторлары арасында ярышлар уздырылды.
Харвестер һәм форвардер операторларының ярышларында 7 урман хуҗалыгы үз командасын тәкъдим итте: Әлки, Арча, Бөгелмә, Биләр, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Мамадыш һәм Лубян урман-техника көллияте. Ярышларның баш хөкемдары – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.
Ярышларның берничә этабы узганнан соң, хөкемдарлар бригадасы җиңүчеләрне билгеләде.
Харвестерларда иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге операторлар күрсәтте: А.Вәлиуллин (Лубян урман-техника көллияте), М.Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), А.Нуриев (Мамадыш урман хуҗалыгы).
Форвардер операторлары арасында I урынны Р.Ситдыйков (Арча урман хуҗалыгы), К.Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), Ф.Гарифуллин (Лубян урман-техника көллияте) яулады.
Этаплы ярышларда җиңүчеләргә һәм иң яхшы операторларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар