Логотип «Мәйдан» журналы

Октябрь аенда мәктәп укучыларын федераль тикшерү көтә

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек федераль хезмәте география фәне буенча белем дәрәҗәсен тикшерергә җыена.16 октябрьдә 7 нче сыйныф укучылары өчен, 18 октябрьдә 10 нче сыйныфлар өчен тикшерү үткә...

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек федераль хезмәте география фәне буенча белем дәрәҗәсен тикшерергә җыена.
16 октябрьдә 7 нче сыйныф укучылары өчен, 18 октябрьдә 10 нче сыйныфлар өчен тикшерү үткәреләчәк, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Россия мәгариф күзәтчелегендә белдерүләренчә, максат - төп һәм урта мәктәпләрендә укучыларның географик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү.
Әлеге тикшерүдә Россиянең 80 регионыннан 647 гомумбелем бирү оешмаларының 50 меңнән артык укучысы катнашачак. Шуларның дүрттән бер өлеше - гимназия һәм лицейлар. Сайлап алынган мәктәпләр арасында 38 проценты - авыл, 62 проценты -  шәһәр мәктәпләре.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар