Лобачевский лицее директоры: WorldSkills чемпионатына әзерләнүебезне бөтен дөнья күрсен
Казандагы Лобачевский исемендәге лицейда WorldSkills Дөнья чемпионатында катнашучылар өчен әзерлек экскурсиясе үткәрделәр. Августта лицейга Көньяк Кореядан кунаклар киләчәк. Лицеистлар башка мәктәплә...
Казандагы Лобачевский исемендәге лицейда WorldSkills Дөнья чемпионатында катнашучылар өчен әзерлек экскурсиясе үткәрделәр. Августта лицейга Көньяк Кореядан кунаклар киләчәк. Лицеистлар башка мәктәпләргә үз әзерлекләрен күрсәтү өчен, әлеге экскурсияне видеога төшергән.

“Без "Бер ил — бер мәктәп" проектына кердек. Безгә Көньяк Кореядан кунаклар киләчәк. 5 апрель көнне биредә үзенчәлекле репетиция булды. Безнең укучылар ел буе әзерләнде. WorldSkills чемпионатына әзерләнгәнебезне бөтен дөнья күрүен телибез” , — диде лицей директоры Елена Скобельцына.

"Бер ил — бер мәктәп" программасы волонтерлары лицейдагы укучылар арасыннан сайлап алынган. Укучыларның өчтән бер өлеше генә волонтер була алган. Алар инглиз телен белү дәрәҗәсе буенча, үз теләкләре һәм ата-ана рөхсәте белән сайлап алынган.
6-10 сыйныфлардан 28 укучы волонтер булган. Укучылар лицейның кабинетларын, китапханә, ашханә һәм пресс-сублиматорда лицейның үз продукциясе ясала торган медиа-кванториумны күрсәттеләр. Экскурсия үткәрү һәм видеога төшерү өчен лицеистларны физкультура дәресеннән азат иткәннәр.

Комментарийлар