Логотип «Мәйдан» журналы

Лилия Гыйбадуллина шигырьләрен кино теленә күчерү омтылышы ясалды

«Калеб» яңа буын иҗади яшьләре шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗатын кино теленә күчерергә омтылыш ясады. Кариев театрының Кече залында «Кайту» синепоэмасы тәкъдим ителде.Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту» кит...


«Калеб» яңа буын иҗади яшьләре шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗатын кино теленә күчерергә омтылыш ясады. Кариев театрының Кече залында «Кайту» синепоэмасы тәкъдим ителде.



Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту» китабының киноверсиясен тележурналист Гөлчәчәк Шәйхетдинова эшләгән. Фильм 20 минут чамасы бара. Ул шагыйрәнең шигъри юлларыннан һәм интервью өлешләреннән тора. Лилия Гыйбадуллинаның фәлсәфи уйлануларында — авылы, шәҗәрәсе, милләт һәм тел язмышы.


Фильмны карарга Гөлчәчәк Шәйхетдинованың телевидениедә эшләүче хезмәттәшләре, Лилия Гыйбадуллинаның иҗатташлары килгән иде. Фильм презентациясенә эксперт буларак, кинокритик Әдилә Хәйбуллина һәм әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова чакырылган иде. Фильмнан соң авторлар катнашында фикер алышу оештырылды.


Тележурналистлар фильм турында бары тик уңай фикер әйтеп, аның матур эшләнүенә басым ясасалар, Әдилә Хәйбуллина белән Миләүшә Хәбетдинова уңай якларын күрсәтү белән бергә кимчелекләрен дә аңлатырга тырыштылар. Күпчелек тамашачы бу фильмны элитар тамашачы өчен дип атады.


«Миңа Лилиянең шигырьләре бик ошады. Бу, әлбәттә, чын кино түгел. Әмма Гөлчәчәк режиссер буларак барысын да төгәл һәм сак башкара. Мин аның кино ясау омтылышын күрәм, ул үзенең авторлык стилен эзли. Шигырьләр һәм визуаль рәтнең берлеге күренә. Штамплар бар инде, әмма алар вульгар түгел», — диде Әдилә Хәйбуллина. Ул, кирәк була калса, индивидуаль киңәшләр бирергә әзерлеген белдерде.


Миләүшә Хәбетдинова Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә сокланды. Әмма фильмда штампларның күп булуына борчылды. «Сез кеше артыннан кабатламагыз, асылыгызны табыгыз. Минем сезне үстерәсем килә. Сез матур образлар тапкансыз, шул образны үстерергә иде. Ә сез матур кадрлар артыннан чабасыз», — диде ул.





Автор: Рузилә Мөхәммәтова,  Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар