Лилия Гыйбадуллина «Караш» инсценировка мәктәбе бәйгесендә җиңде
Хезмәттәшебез Лилия Гыйбадуллинаны «Караш» инсценировка мәктәбе бәйгесендә җиңүе белән котлыйбыз!
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры быел, классик әсәрләрне сәхнәләштерү максатыннан, инсценировка язарга өйрәтү курслары үткәрде. Укуларны, Санкт-Петербургтан килеп, танылган драматургия белгече Анастасия Букреева алып барды. Мәктәптә егермедән артык кеше укыган иде. Шуларның 12се, классикларның әсәрләрен сайлап, инсценировка язды.
21 ноябрь көнне Кариев театрында шул әсәрләргә бәя бирү, «Караш» мәктәбенең финалы узды. Танылган драматурлардан, режиссерлардан, язучылардан, актерлардан, музыкантлардан торган 26 кешелек мәртәбәле жюри иң-иңнәрне ачыклады. Әсәрләрнең авторлары билгесез, бәйге "ябык" узды. Беренче турда аннотацияләр бәяләнде, икенче турда актерлар әсәрне рольләргә бүлеп укыдылар. Нәтиҗәдә өченче урынны Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова, Рүзәл Әхмәдиев алдылар һәм «Тамга» иҗат лабораториясендә катнашу хокукы белән бүләкләнделәр. Икенче урынга Илфак Хафизов әсәре лаек булды, ул «Казан утлары» журналында басылып чыгу хокукы белән бүләкләнде. Беренче урында - Лилия Гыйбадуллинаның «Җанисәп» әсәре. Ул киләсе сезонда Кариев театрында куелачак.
Комментарийлар