Логотип «Мәйдан» журналы

Лилия Гыйбадулина: “Бу спектакль һәркем турында”

Шушы көннәрдә Кариев исемендәге Казан дәүләт яшьләр театрында хезмәттәшебез, “Мәйдан”журналының җаваплы сәркатибе Лилия Гыйбадуллинаның инсценировкасы буенча “Куркак батыр” дип исемләнгән спектакль куелды. Премьерадан соң без Лилиягә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Лилия, бу бит синең беренче генә сәхнә эшең. Премьера ничек узды? Спектакльне тамашачылар белән бергә карап утырганда, нинди тәэсирләр уянды?

- Ничек узды дип тә әйтергә кыенсынам: үзеңне үзең мактау йә хурлау юньле эш түгел. Мин канәгать. Иң кадерле тамашачыларыма - улларыма спектакль ошаган. Өйгә кайтканда юлда бергә "сүтеп җыйдык" , алар спектакльне аңлаганнар - шунысы кыйммәт.

- Сиңа танылган Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев һәм Кариев театры актерлары белән бер командада эшләргә насыйп булды. Ничек сиңа бу команда? Гомумән, сәхнә әсәре тудыруның нинди кыен яклары, үзенчәлекләре бар?

- Театр минем өчен һәрвакыт тылсым булды. 2023 елда Кариев театрында оештырылган "Караш" инсценировка мәктәбе шул тылсым дөньясына пәрдә ачып күз салу мөмкинлеге бирде. Моның өчен театрга, безне укыткан Анастасия Букреевага, әлеге проектны гамәлгә куючыларга, аеруча "Караш"ның идея авторы, оештыручысы Луиза Янсуарга зур рәхмәт. Нәтиҗә буларак, "Куркак батыр" спектакле сәхнәгә менде. Илсур Казакбаевны, моңарчы таныш булмасак та, татар театрларында куйган спектакльләре аша белә һәм ихтирам итә идем. "Куркак батыр"ны бергә әзерләгәннән соң, әлеге шәхескә карата күңелдә тирән хөрмәт һәм соклану калды. Ә Кариев театры артистларына мин гомумән гашыйк! Берни белән дә алыштырып булмый торган ут-ялкын, терелек, яшьлек дәрте һәм ихласлык бар бу коллективта. Батыр ролен уйнаган (уйнаган дип тә әйтү читен, сәхнәдә Батыр булып яшәгән!) Булат Гатауллинның бу әсәргә салган җегәрлеге, йөрәк көче үзенә игелек булып меңләтә әйләнеп кайтсын, берүк. Спектакльне бар иткән, моңа өлеше кергән һәркемгә бик рәхмәтлемен.

- Инсценировка өчен әсәр сайлаганда син ни өчен нәкъ менә Әхмәт Фәйзигә мөрәҗәгать иткән идең?

- Күңелдә эз калдырган әсәрләр кадерле була. Балачакта Әхмәт Фәйзинең бу әкиятен тәэсирләнеп укыганым истә калган. Шуңа күрә, инсценировка өчен тәкъдим ителгән исемлекне күргәч тә, күзем шушы әсәргә төште.

- Исеменнән үк күренгәнчә, “Куркак батыр” куркаклык һәм кыюлык турында? Ул бүгенге көнгә дә аваздаш, димәк.

- Әйе. Бу спектакль һәр кеше турында. Анда ачылган хәл-вакыйгалар, уйланулар беребезне дә читләтеп үтмәгән.

Спектакль - бик олы хезмәт. Чәчелеп яткан кисәкчекләрдән, төсләрдән җыелган һәм ахыр чиктә бербөтен булып оешкан гүзәл картинаны хәтерләтә ул миңа. Берзаман аңлап аласың: монда беркем дә, бер деталь дә артык түгел, һәр артист - үзен, үз ярасын, үз юанычын уйный... Карарга, аеруча балаларыгыз белән барып күрергә киңәш итәм. Яшь чикләве - 12+.

Әхмәт Фәйзинең рухы шат булсын.

Ризидә Рәхмәтуллина сөйләште.

 

Галерея

Комментарийлар