Логотип «Мәйдан» журналы

Лифтта мәктәп укучысын куркыткан ир-ат полиция хезмәткәрләренә үзе килгән

8 май көнне Серов урамындагы бер йортта мәктәптән өенә кайтучы кыз лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп килә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә, дип...

8 май көнне Серов урамындагы бер йортта мәктәптән өенә кайтучы кыз лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп килә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә, дип хәбәр иткән идек.
 
Полиция хезмәткәрләре урамдагы видеокамералар төшергән кадрларны тикшереп, әлеге ир-атның фотосын массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратты. Нәтиҗәдә, гаепләнүче Казанның Мәскәү районы тикшерү бүлегенә үзе мөрәҗәгать иткән. Ул 29 яшьлек Казан кешесе булып чыккан. Зыян күргән кыз тану процедурасында аңа күрсәткән. Хәзерге вакытта әлеге ир-атка карата оятсыз гамәлләр кылган өчен җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Комментарийлар