Логотип «Мәйдан» журналы

Лениногорск укытучысы музейга үзенчәлекле чигелгән ашъяулык бүләк итте

Лениногорскиның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлнур Дәүләтшина җирле туган якны өйрәнү музеена гадәти булмаган бүләк ясады. Ул баурсак төрү өчен борынгы бизәк белән ашъяулык чиккән. Бу хакта «Лениногорские...

Лениногорскиның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлнур Дәүләтшина җирле туган якны өйрәнү музеена гадәти булмаган бүләк ясады. Ул баурсак төрү өчен борынгы бизәк белән ашъяулык чиккән. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.leninogorsk
Гөлнур Дәүләтшина ашъяулыкны дүрт ай чиккән. Аның җебе һәм тукымасы XX гасырның 80нче елларында эшләнгән. Чигү тамбурлы җөй технологиясе белән эшләнгән, XIX гасыр урталарындагы татар халык бизәкләре кулланылган.
Музей экспозиция-күргәзмә эше буенча белгеч Фәһимә Минязева сүзләренчә, алар өчен бу бик кыйммәтле бүләк. Музей хезмәткәрләре татар туен сурәтләп күрсәтү өчен бу ашъяулыкны чигүне үзләре сораган.
«Ашъяулык татар туе йоласын күрсәтү өчен кирәк. Ата-аналар ашъяулыкны ачып, бавырсакны ала, озын һәм бәхетле гомер теләп балаларына тапшыра», — дип аңлатты музей хезмәткәре.


Фото: «Лениногорские вести» 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/02-02-2021/leninogorsk-ukytuchysy-muzeyga-zench-lekle-chigelg-n-ash-yaulyk-b-l-k-itte-5803247

Комментарийлар