Логотип «Мәйдан» журналы

Ленин бабай...

Октябренок, пионер, комсомолец... Əй! ...бар иде бит заманнар...Бүген - Владимир Ильич Ленинның тууына 151 ел. Заманында аның китаплары йөзләгән телдә миллионлаган тиражлар белән чыкты, кинолар төшере...

Октябренок, пионер, комсомолец... Əй! ...бар иде бит заманнар...

Бүген - Владимир Ильич Ленинның тууына 151 ел. Заманында аның китаплары йөзләгән телдә миллионлаган тиражлар белән чыкты, кинолар төшерелде, илебезнең байтак шәһәрләрендә музейлар ачылды… Аңа багышланган шигырьләрне сабыйлар балалар бакчаларында ук өйрәнеп үсә иделәр.


Ленинга караш бүген шактый үзгә һәм каршылыклы.
 
Башка революционер-прак­тиклар кебек идеальлектән ерак кеше булып та, ул шундый шәхес – вәзгыять, сәяси конъюктура үзгәрү аны җиргә салып таптый, тарих чүп­легенә илтеп ташлый алмый. Совет чорында еш кабатланганча: “Ленин бүген дә исәннәрдән исән­рәк”, – дип үк әйтеп булмаса да, гомуми наданлыкка, үткәннәргә битарафлыкка таба барган, тормыш мәгъ­нәсе акча артыннан кууга кайтып калган бүгенге заманда, илдә дә ул әле күпмедер үз бөек­леген җуймаган бер титан булып кала килә.
Юлбашчының күпсанлы мәгъ­рур һәйкәлләре шул чыгарманы дәлилләп, әле дә үзәк мәй­даннарда тора. Әле дә шәһәр саен диярлек Ленин исемендәге урамнар, проспектлар, мәдәният йортлары, китапханәләр. Ул туган шә­һәр дә һаман аның исемен йөртә.
 
Гасырлар кешесе
 
Җир халкы яктыга, җылыга сусады,
Торса да йолдызлар нурында.
Бармы соң җиһанда тиңләрлек бер кояш
Гасырлар кешесе Ленинга!
 
Азатлык хакына, тынычлык хакына
Халыклар тудырган Гимнда
Туктаусыз яңгырый мәхәббәт хисләре
Гасырлар кешесе Ленинга!
 
Ураклы, чүкечле Советлар вымпелы
Ай ташын эреткән урынга,
Ай йөзен яктыртып, без һәйкәл салырбыз
Гасырлар кешесе Ленинга!
 
Ул әйткән акыллы, кадерле киңәшләр
Ирешер буыннан буынга.
Алдагы көрәшләр батыры баш ияр
Гасырлар кешесе Ленинга!
 
Мөнир Мазунов
 
 
Ай, дуслар
 

Алга дибез, алга атлыйбыз,
Алга таба барабыз.
Алга барырга кушкан бит
Безгә Ленин бабабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә Ленин бабабыз.


Ай, дуслар,
Нурлар алыйк,
Юллар салыйк,
Гөлләр кадыйк маякка,
Гөлләр кадыйк маякка!


Кошлар кунган имәнгә,
Яфракларын игәнгә.
Рәхмәт Ленин бабабызга
Рәхәт тормыш биргәнгә.
Рәхмәт Ленин бабабызга
Рәхәт тормыш, биргәнгә.


Ай, дуслар,
Нурлар алыйк,
Юллар салыйк,
Гөлләр кадыйк маякка,
Гөлләр кадыйк маякка!


Татар халык җыры


 
 

Фото: Николай Туганов


Комментарийлар