
Казанда "Рубин" футбол командасы сакчысы Ленар Гыйльмуллин истәлегенә сигезенче турнир уза. 2003 елда туган үсмерләр арасындагы турнир 2-8 апрель көннәрендә уздырыла.
Узган ел турнирның җиңүчеләре булып "Краснодар" футбол клубы Академиясе шәкертләре танылган иде. Ә кыр хуҗалары икенче урынны яулады. Өченче мактау баскычына Ташкентның "Бунёдкор" футболчылары күтәрелде.
Быелгы турнирда 6 команда составында Россия, Казахстан һәм Белоруссиянең үсеп килүче йөзләгән футболчысы катнаша.
Комментарийлар