Логотип «Мәйдан» журналы

Лена Шакирҗановага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелгән

Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага (Лена Шагыйрьҗан) “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрәгә тан...

Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага (Лена Шагыйрьҗан) “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исеме бирелгән. 
BFA8107E-1ADF-45BB-90AB-B6CD40016F6F_mw1024_mh1024_s
Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган.
Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов та котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә ТАССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елныурта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә. 1984 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар