
– Радио оештырган проектта катнаштым. Дөресен генә әйткәндә, таксида эшли алмас идем, кешегә яраклашып көне-төне руль артында йөрү – минемчә, бик җаваплы эш. Шулай да миңа утырган радиотыңлаучы ачык күңелле, аралашучан, шулай ук минем иҗатымны ярата торган кеше булды, шуңа күрә вакытны күңелле уздырдык, – ди Ләйсән Гыймаева.
"Кайчан барып җитәрмен дә, тизрәк кайтып китәрмен, дигән уй белән йөрдем. Беренчедән, минем машинам түгел, икенчедән, бик белеп бетермәгән маршрут (Компрессорныйдан Челюскин урамына кадәр) булды", – ди машина йөртү тәҗрибәсе 10 елдан артык булган җырчы. Әлеге проектта Ләйсән Гыймаевадан тыш, Илназ Баһ, Илназ Гарипов, Айрат Ильясов та катнашты.
Комментарийлар