Лейпцигтагы китап ярминкәсендә 100дән артык татар китабы тәкъдим ителә
Лейпцигта уздырыла торган танылган «Лейпциг китап ярминкәсе» басма матбугат күргәзмә-сатуында беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты үз басмаларын тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мат...
Лейпцигта уздырыла торган танылган «Лейпциг китап ярминкәсе» басма матбугат күргәзмә-сатуында беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты үз басмаларын тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лейпциг ярминкәсе 15 мартта старт алган һәм 18 мартка кадәр эшләячәк. Беренче тапкыр ул XVII гасырда узган. Быелгы экспозициядә, гадәттәгечә, дөньяның төрле нәшриятлары катнаша.
Татарстан китап нәшрияты күргәзмәдә йөздән артык төрле жанрдагы басмаларын тәкъдим итә. Алар арасында проза, поэзия, балалар, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбияты, иллюстрацияләнгән альбомнар, татар, рус, инглиз һәм башка телләрдәге сүзлекләр.

Комментарийлар