Логотип «Мәйдан» журналы

Ләбиб Лерон: Татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк дип саный. Бу хакта ул татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланг...

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк дип саный. Бу хакта ул татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Уртак халыкның, башкорт белән татарның шушы шәхесләрне зурлап һәйкәлләр кую, урам исемнәрен бирү, музейлар булдырырга кирәк. Безгә ике милләт арасына чөй тыгып яшәү кирәкми», — ди «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.
Ләбиб Лерон әйтүенчә, Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк.
«Ике халык арасын бутаучылар бик күп. Безнең якта да бар. Иң күбесе, әлбәттә, Башкортстан җирендә», — диде ул.
 

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина


Фото: Солтан Исхаков


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-11-2021/l-bib-leron-tatar-bashkort-sh-hesl-rene-isemn-ren-torgyzyrga-kir-k-5842316

Комментарийлар