Логотип «Мәйдан» журналы

Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.«Татмедиа»да «Безнең мирас» журналының 30 еллыгы һәм журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронның 60...

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.
«Татмедиа»да «Безнең мирас» журналының 30 еллыгы һәм журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронның 60 яшьлегенә багышланган кичә узды. Чарага Ләбиб Леронның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары җыелган иде.

Дәүләт бүләген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.«Журнал яшь, баш мөхәррир дә яшь әле. Журналның тарихы бик кызыклы, ябылу алдында калган вакыты да булды. Тарихны, үзебезнең мирасны белмәсәк, бик авыр була. Тарихчылар, язучылар белән аралашып торырга кирәк», — дип сөйләде ул һәм журнал коллективына уңышлар теләде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналның бүгенге көндәге роле турында сөйләде. «Хәзер, сәясәт кискенләшкән вакытта, тарихка ихтыяҗ аеруча артты. Халык санын алу вакытында без аеруча тарихка, милли-мәдәни мираска омтылдык», — ди ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-11-2021/l-bib-leron-tassrny-100-ellygy-medale-bel-n-b-l-kl-nde-5843299
 
 

Автор: Гөлүзә Ибраһимова


Фото: Рамил Гали


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-11-2021/l-bib-leron-tassrny-100-ellygy-medale-bel-n-b-l-kl-nde-5843299

Комментарийлар