Логотип «Мәйдан» журналы

Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды

Латвия сеймы Югары белем бирү турындагы законга төзәтмәләрне кабул итте. Бу закон буенча шәхси югары уку йортларында һәм көллиятләрдә рус телендә укыту тыела. Бу турыда LETA агентлыгы хәбәр итте.&nbsp...

Латвия сеймы Югары белем бирү турындагы законга төзәтмәләрне кабул итте. Бу закон буенча шәхси югары уку йортларында һәм көллиятләрдә рус телендә укыту тыела. Бу турыда LETA агентлыгы хәбәр итте.
 
Шул ук вакытта шәхси югары уку йортларында һәм көллиятләрдә моңа кадәр кабул ителгән студентларны укыту дәвам ителәчәк. Ләкин 2019 елдан башлап рус телле программаларга яңа укучыларны кабул итмиләр.
Латвиядә дәүләт теле булган латыш теленнән кала, бу уку йортларында Европа Берлегендәге рәсми телләрнең теләсә кайсысында укыту мөмкин.
Латвия Мәгариф министрлыгы мондый тыю кертүне алдан кабул ителгән закон белән аңлата. Бу закон буенча барлык мәктәпләрдә дә латыш телендә укыту каралган. Моңа кадәр закон дәүләт югары уку йортларына гына кагыла иде.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар