Логотип «Мәйдан» журналы

Латвия президенты рус мәктәпләрен латыш теленә күчерү реформасын раслады

Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады.  Бу Латвиядә яшүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен...

Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады.
 
Бу Латвиядә яшүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.
"Урта мәктәптә латыш телендә уку барлык яшьләргә Латвиядә сыйфатлы белем алу, биредә үз тормышын көйләр өчен тигез мөмкинлекләр бирә. Бу тагын да бердәмрәк җәмгыять һәм көчлерәк дәүләт төзиячәк", дип саный Раймондс Вейонис. Бу хакта Латвия президентының матбугат үзәге хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, балаларның үз милләтләре, мәдәниятләре белән бәйле дәресләрне укырга да мөмкинлеге калачак.
 
Латвиянең мәгариф һәм фән министрлыгы илдә мәгариф реформасы турында документ әзерләгән иде. Аңа ярашлы, 2020 елдан милли азчылык мәктәпләре күпчелек дәресләрне латыш телендә укытуга күчәчәк. Рус телендә бары тик рус теле һәм әдәбияты һәм "мәдәният, тарих белән бәйле дәресләр" генә калачак. Реформаны тормышка ашыру киләсе елның 1 сентябреннән башлана.
Әлеге реформа Латвия руслары арасында ризасызлык уятты. Рус мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела.
Латвиядә дәүләт теле булып латыш теле санала. 2012 елда илдә рус теленә дә дәүләт теле статусы бирү турында рефендум узган иде. Ләкин нәтиҗәдә халык бер генә дәүләт теле өчен тавыш бирде.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар