Логотип «Мәйдан» журналы

Ландыш башлаган "сугыш" уен булмады, ахрысы...

Инстаграм сәхифәсеннән "Барс-медиа" ширкәтеннән китүе турында хәбәр иткән Ландыш Нигъмәтҗанованы Фирдүс Тямаев, Илмира Нәгыймова да куәтли. Татар мәркәзендә татар җырына нинди куркыныч яный?Татарстанн...

Инстаграм сәхифәсеннән "Барс-медиа" ширкәтеннән китүе турында хәбәр иткән Ландыш Нигъмәтҗанованы Фирдүс Тямаев, Илмира Нәгыймова да куәтли. Татар мәркәзендә татар җырына нинди куркыныч яный?


tatar-jyry
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:
— Бу бик авыр хәл бүгенге көндә. Бу видеоны карадым, хәтта үземә дә куйдым. Мине дә «черный список»ка куйдылар, мин акча түләп тә ротациягә җырлар, реклама бирә алмыйм. Ландыш кына түгел, бик күп җырчылар мондый хәлдә калгандыр дип уйлыйм. Компаниядән соңгы елларда бик күп көчле специалистларны чыгардылар. «Барс-Медиа» һәр җырчыны күтәрә, исем ясый иде. Нәрсә белән шөгыльләнсәләр дә, аларның эше, барыр юллары бар иде…
«Мин дә «Барс Медиа» җырчысы, җиде ел эшләп, рәхмәт әйтәм җырчы иткәннәре өчен. Контракт бетәргә бер ел калганда, миңа яңа контракт төзергә тәкъдим ясаганнар иде. Мин инде көлеп, монысы бетсен әле, аннары уйлармын, дип әйткән идем. Ләкин контракт беткәч, бер «җырчы» белән конфликт килеп чыкты, хәтта мин аңарда «кара исемлек»тә хәзер.
Шуннан соң мин, яңа контракт төзергә килгәндә, миңа «от ворот поворот» диделәр hәм «Татар радиосы» hәм ТМТВ каналында да мине «кара исемлек»кә керттеләр. Кыскасы, 1,5 ярымга Руслан белән икебезне дә юк иттеләр. Әлбәттә мин шок халәтендә булдым.
Дуслар, шул бер кеше аркасында купме талантлы артистлар китте аннан. Аңа каршы дәшсәң, юк итә барысын да. Хәзер инде «кара исемлек» чыгардылар. Аллага шөкер, җитәкчелек алмашынып алганда чыгарып калдылар.


Шуңа: "Кая югалдыгыз, нишләп монда юк, тегендә юк сез.?" дигән сорауларга — җавап! Гаеп итмәгез! Руслан белән икебезгә дә кагылды. Но без бирешмибез. Алга!», — дип яза Илмира Нәгыймова.

Кечкенә солых зур сугыштан кыйммәтрәк булмасмы икән?



Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды
https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар