
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, фаҗиганең сәбәбе – җылыту җиһазын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Төгәлрәк әйтсәк, газ котелы эшләгән вакытта мич морҗа капкачы (шибер) ябык булган.
Шуның аркасында газ белән агуланып, 1957 елгы ир-ат һәм 1961 елгы хатын-кызның гомере өзелгән.
Комментарийлар