Логотип «Мәйдан» журналы

Лаеш районы остабикәсе Оскар Кучера программасында пәрәмәч, кыстыбый һәм бәлеш пешерде (ВИДЕО)

Taste of Russia программасының алып баручысы - Оскар Кучера. Russia Today телеканалының Taste of Russia программасы кулинария турындагы өлешен интернет кулланучыларга тәкъдим итте. Программа Лаеш...

Taste of Russia программасының алып баручысы - Оскар Кучера.
 
Russia Today телеканалының Taste of Russia программасы кулинария турындагы өлешен интернет кулланучыларга тәкъдим итте. Программа Лаеш районы Травкино һәм Хәерби авылларында төшерелде.
Шоу барышында америка гурманы Глен Куцовский һәм алып баручы Оскар Кучера башта татар милли ризыкларын пешерде, ә аннан соң аларны татып карадылар һәм татар халкының көнкүреше белән таныштылар. Лаеш районында әлеге видеоны февраль аенда ук төшерделәр. Программаның кунагы буларак 82 яшьлек Минсәйдә Хөснетдинова катнашты. Аның белән бергә алып баручылар пәрәмәч, кыстыбый һәм зур бәлеш пешерде.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=129&v=WqwwGhKCMmI[/embed]
 
 

Комментарийлар