Кызынучылар өчен табиб киңәшләре
2015 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы һәм меланома яман шеш авырулары арасында икенче урынга чыккан һәм 12,4% тәшкил иткән. Моның сәбәпләре төрле булса да, күпчелеге кояшның ультрафиолет нурларынна...
2015 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы һәм меланома яман шеш авырулары арасында икенче урынга чыккан һәм 12,4% тәшкил иткән.
Моның сәбәпләре төрле булса да, күпчелеге кояшның ультрафиолет нурларыннан сакланмаганнан килә икән.
Кызынучылар өчен табиб киңәшләре:
- Табиблар кояш кыздырганда кызынырга кушмый. 11-16 сәгать аралыгында кояшның иң актив вакыты.
- Ак тәнле кешеләрнең кара тәнлеләргә караганда кояшның яман нурларыннан саклану функциясе түбәнрәк булуын да онытмаска кирәк.
- Саклагыч кремнарга таяну да дөрес түгел икән. Чөнки ул тәнне артык җылынудан гына саклый, ә яман шеш китереп чыгаручы нурлардан – юк.
- Табиблар тәнендә миң булган кешеләргә дә кояштан сакланырга киңәш итә.
Татарстанда меланома (халык тире рагы дип йөртә) – 100 меңгә 5-6 очрак кына. Тире рагы күбрәк олы яшьтәгеләрдә күзәтелсә, меланома яшьләрдә дә очрый ди. Рактан аермалы буларак, меланома тиз арада үсеп таралырга сәләтле.
Комментарийлар