Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыл карлыганнан лимонлы, бөтнекле компот

Компот әзерләү өчен кирәк булачак:3 стакан – кызыл карлыган,200 г. – шикәр комы,3 өлеш – лимон,3-5 – бөтнек ботакчыгы.  Фото: https://pixabay.comӘзерләү:(Банкаларны алдан парландырырга онытмагыз!...

Компот әзерләү өчен кирәк булачак:
3 стакан – кызыл карлыган,
200 г. – шикәр комы,
3 өлеш – лимон,
3-5 – бөтнек ботакчыгы.
 
currants-2534931_960_720 Фото: https://pixabay.com
Әзерләү:
(Банкаларны алдан парландырырга онытмагыз!)
Юылган карлыганны банкага саласыз, аның өстенә лимон һәм бөтнекне өстисез, шунда ук шикәр комын да салыгыз.
Банкаларга яртылаш яңа гына кайнап чыккан су салыгыз һәм капкачлары белән каплап куегыз. 10-15 минут тотабыз.
Яңа кайнап чыккан суны банкаларга салып бетерегез.
Капкачларны ябып, башлары белән идәнгә әйләндереп куегыз.
Җылы сөлге белән банкаларны каплагыз.
Әзер компотларны салкынча урынга алып куегыз.
Компотларыгыз тәмле, көннәрегез уңышлы үтсен!
 
Сәхнә

Комментарийлар