Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыл балыкны ничек сайларга?

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Сый-нигъмәтләр арасында кызыл балык та урын алачак. Аны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң?Кызыл итле балыклардан сөмбаш, нерка, кета кызгылт-алсу төсле була. Акс...

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Сый-нигъмәтләр арасында кызыл балык та урын алачак. Аны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң?
Кызыл итле балыклардан сөмбаш, нерка, кета кызгылт-алсу төсле була. Аксыл итле балыклар да бар. Әйтик, нельма, ала балык.
Сыйфатлы кызыл балык итендә буй-буй ак тамырлар күренеп тора. Ә буялган ит бертөсле генә була. Кызыл балык кисәген акмай ягылган ипи телеменә куеп, 10 минут тотыгыз. Әгәр май кызарса, димәк, балыкны буяганнар.
Кызыл балыктан ят ис килергә тиеш түгел. Гел иссез булуы да начар, димәк, бозыла башлаганын лимон суты һәм аш серкәсендә тотканнар, аннары чиста суда юганнар.
Балыкның күзе тонык элпә белән капланган булса, андыен алмагыз. Суытылган сөләйман балыгының саңагы — ачык кызыл, туңдырылганыныкы алсу булырга тиеш. Ак, күксел, яки яшькелт саңаклы балыкны бөтенләй сатып алмагыз!
Фото: https://twitter.com/
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kizil-balikni-nichek-saylarga-598406/

Комментарийлар