Кызма, бабай, уйла давай!
Яшь кызларга өйләнергә ниятләгән бабайларны нәрсә көтә? Кызганыч, еш кына аларның тәтәй кәләш белән кәттә тормыш турындагы хыяллары челпәрәмә килә. Нәкъ Казан шәһәреннән 74 яшьлек бабайныкы кебек...
Яшь кызларга өйләнергә ниятләгән бабайларны нәрсә көтә?
Кызганыч, еш кына аларның тәтәй кәләш белән кәттә тормыш турындагы хыяллары челпәрәмә килә. Нәкъ Казан шәһәреннән 74 яшьлек бабайныкы кебек.
Ул социаль челтәрләрдә Мари Илендә яшәүче 33 яшьлек кыз белән танышкан. "Мәхәббәткә киртә юк", дип уйлагандыр кияү. "Намус белән тамак туймый!" - дигәндер "кәләш".
Бабай кызга тәкъдим ясаган, анысы риза булган һәм туй мәшәкатьләренә 67700 евро (4 миллион 700 мең сум) акча сораган. Бабабыз аның банк картасына күчереп тә куйган.
Шуннан кәләш элемтәгә чыкмый башлаган. Бабай, алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар