Логотип «Мәйдан» журналы

Кызларга “Мисс Татарсан” конкурсына эләгү өчен төп таләпләрне әйттеләр

“Безне табигый матурлык кызыксындыра”, - диде оештыручылар. “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова конкурста катнашучы кызлар зифа буйлы, нәзакәтьле, белемле булырга тиеш дигән...

“Безне табигый матурлык кызыксындыра”, - диде оештыручылар.


“Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова конкурста катнашучы кызлар зифа буйлы, нәзакәтьле, белемле булырга тиеш дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Мисс Татарстан” конкурсында катнашучы кызлар целлюлитсыз, зифа, тәрбияле булырга тиеш. Тышкы матурлык кына түгел, эчке яктан да уңган, булган булу мөһим. Тәненә төрле наколка, тату, пирсинг һ.б. ясатучыларны кабул итмибез”, - диде Изольда Сахарова.
“Минем өчен без оештырган конкурсның эксклюзивлыгы зур роль уйный. Без модалы һәм стильле артистларны чакырабыз, һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Ясалмалылык кирәкми”, - ди конкурс президенты.
“Быелгы конкурсның үзенчәлеге – аның узган елдагы кебек форматта узуында. Иң куандырганы – конкурска кызыксыну арта бара. Конкурска кирәк булган төп сыйфатлар – гадилек, тәрбиялелек һәм гармония”, - диде режиссер Михаил Волкоданский.

  • Җиңүчеләрнең киләсе этабы – “Мисс Россия” конкурсында катнашу.



  • “Мисс Татарстан” конкурсы Татарстан хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла.




Фото: Султан Исхаков

Комментарийлар