Логотип «Мәйдан» журналы

Кызамыктан сакланыгыз!

Башкортстанда кызамык белән авыруның алты лаборатор исбат ителгән очрагы рәсми теркәлгән. Алтысы – Уфада, калганнары Уфа һәм Иглин районнарында. Сигез айдан уналты яшькә кадәр җиде бала һәм биш өлкән...

Башкортстанда кызамык белән авыруның алты лаборатор исбат ителгән очрагы рәсми теркәлгән.
Алтысы – Уфада, калганнары Уфа һәм Иглин районнарында. Сигез айдан уналты яшькә кадәр җиде бала һәм биш өлкән кеше авыруга дучар булган.
Республикада бу хәл белән бәйле эпидемиягә каршы санитар чаралар комплексы үткәрелә. Тәгаен очракларда авыручылар белән бәйләнештә булган кешеләргә 21 көнгә кадәр медицина күзәтүе оештырыла.
Авыру очраклары белән бәйле, имин булмаган хәлдә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәпләр прививка ясалмаган балаларны кабул итмәскә хокуклы.
Моңа кадәр прививка ясатмаган, кызамык белән авырмаган яисә авыруы һәм вакциналануы хакында мәгълүматы булмаган 35 яшькәчә кешеләр прививканы бушлай ясата ала. 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз теләге белән һәм түләүле.
Хәл "Роспотребнадзор" контролендә.
 
Фото: https://pixabay.com
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар