Кыяр иртәрәк өлгерсен, дисәң...
Бакчачылар аның билгеле бер төрен генә утыртырга киңәш итә.Кыяр орлыгын сайлаганда бакчачыларга партенокарпик кыяр утыртырга киңәш итәләр. Алар гадәти яшелчәләрдән нәрсәсе белән аерыла соң?Партенокарп...
Бакчачылар аның билгеле бер төрен генә утыртырга киңәш итә.
Кыяр орлыгын сайлаганда бакчачыларга партенокарпик кыяр утыртырга киңәш итәләр. Алар гадәти яшелчәләрдән нәрсәсе белән аерыла соң?
Партенокарпик кыярларны серкәләндерүче бөҗәкләр булмаган теплицаларда, яки махсус материал белән капланган парникларда үстерәләр. Андый кыярларның эчендә орлыклары булмый. Бөҗәкләр очып кереп серкәләндергән очракта исә, бер башы нечкәреп киткән, грушасыман кыярлар үсә башлый. Шуңа да ачык парникларга яисә түтәлләргә умарта кортлары серкәләндерүче гадәти сортлар утыртырга киңәш ителә.
Партенокарпия яшелчәнең тәменә яисә биохимик сыйфатына бернинди дә йогынты ясамый, орлыксыз кыярлар шундый ук тәмле һәм файдалы булып үсә. Тик аларның орлыкларын өй шартларында әзерләп булмый. Искә алсагыз, алар сатуга F1 гибриды булып чыгарыла. Гадәттә, бу гибридлар теплицаларда иртә язда уңыш алу өчен бик уңайлы.

Комментарийлар