Логотип «Мәйдан» журналы

Кытайлар Чаллыда тагын бер завод ачарга җыена

Кытайның Ruili Group Ruian Auto оешмасы Чаллыда автоматлаштырылган тормоз системасы җитештерү буенча завод ачарга тели.Оешма 1987 елда төзелгән. Алар бүгенге көндә йөк машиналары өчен автоматлаштырылг...

Кытайның Ruili Group Ruian Auto оешмасы Чаллыда автоматлаштырылган тормоз системасы җитештерү буенча завод ачарга тели.
Оешма 1987 елда төзелгән. Алар бүгенге көндә йөк машиналары өчен автоматлаштырылган тормоз системалары җитештерәләр. Ләкин Ruili Group Ruian Auto үз товарын җиңел машиналар өчен дә җитештерә башларга планлаштыра.
 
“Без КАМАЗ белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Узган ел 3 млрд доллар сумлык продукция китердек. Ләкин моның белән генә туктарга җыенмыйбыз, хезмәттәшлекнең чикләрен тагын да киңәйтергә җыенабыз. Хәзер без Чаллыда завод ачу турында уйлыйбыз. Әлегә бернинди дә килешүләр төзелмәгән, ләкин якын киләчәктә барысы да булыр дип ышанабыз”,- ди оешма менеджеры Мэнди Лин.
 

Комментарийлар