Логотип «Мәйдан» журналы

Кытайдан җибәрелгән товарлар Россиягә икеләтә тизрәк килә башлаячак

«Россия Почтасы» Кытайдан җибәрелгән товарлар өчен яңа маршрут ачылуы турында игълан итте.Шул рәвешле Ерак Көнчыгыш, Урал һәм Себер якларына посылкалар икеләтә тизрәк барып җитәчәк. Бу хакта оешма вәк...

«Россия Почтасы» Кытайдан җибәрелгән товарлар өчен яңа маршрут ачылуы турында игълан итте.
Шул рәвешле Ерак Көнчыгыш, Урал һәм Себер якларына посылкалар икеләтә тизрәк барып җитәчәк. Бу хакта оешма вәкилләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Хәзер посылкалар Мәскәү аша түгел, ә Владивосток аша барачак. Бу хатлар, открыткалар, бандероль һәм 2 кг нан кимрәк авырлыктагы кечкенә пакетларга кагылачак.
 
Фото: «Известия»/Александр Казаков.
 

Комментарийлар