Логотип «Мәйдан» журналы

Кытайда узачак күргәзмәдә Татарстан җитештергән продуктларны күрсәтәчәкләр

Татарстан азык – төлек җитештерүчеләре 29-31 майда Шанхайда узачак FMA China 2019 Азия агросәнәгать күргәзмәләренең берсендә үз товарларын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбуг...

Татарстан азык – төлек җитештерүчеләре 29-31 майда Шанхайда узачак FMA China 2019 Азия агросәнәгать күргәзмәләренең берсендә үз товарларын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәне 30дан артык ил вәкиле карарга ниятли. Күргәзмә кысаларында чит ил-экспорт сәясәте һәм азык-төлек продуктларын җайга салу буенча Халыкара саммит үткәрү планлаштырыла.
FM A China күргәзмәсе чит ил компанияләренең Кытай базарына чыгу мәйданчыгы булып тора.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183350/

Комментарийлар